12 февральдә Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан чаңгы юлы-2021» акциясе узды. Чаңгы ярышында кече яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә катнашты. Чаллы районара торак инспекциясе дә читтә калмады һәм бу йөгерештә актив катнашты.
Әлеге чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Россия гражданнарын физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү тора.