Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативлары турында

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәт районара торак инспекциясе Әлмәт шәһәренең Совет урамы, 177 нче йортта яшәүченең «Альянс» ҖЧҖ идарәче компаниясенең «җылылык» коммуналь хезмәтен күрсәтү буенча канәгатьләндерерлек эшләмәве турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерде.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә фатирда һава температурасының туры килмәве, ә атап әйткәндә норматив параметрларның артып китүе расланды.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Альянс» ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү кагыйдәләрен бозу» дигән 7.23 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды.

«Альянс» ҖЧҖ адресына бирелгән торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча, фатирдагы температура режимы гамәлдәге законнар таләпләренә туры китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International