Кышкы чорда йорт яны территориясен карап тоту

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Кар явуга каршы көрәшнең авыр чоры җитте. Өзлексез кар яву автомобильләргә дә, җәяүлеләргә дә хәрәкәт итү өчен авыр шартлар тудыра. Шуңа да карамастан, Чаллы районара торак инспекциясе йорт яны территорияләренең, гомуми йорт мөлкәтенең торышын, шулай ук кышкы чорда аларны карап тотуны тикшереп тора.

Инспекция эше законнарның билгеләнгән таләпләрен катгый үтәп гамәлгә ашырыла. Контрольлек кысаларында хокук бозуларны кисәтү чаралары күрелә. Шулай итеп, 2021 елның декабрендә шәһәрнең идарәче компанияләре адресына 2022 елның кышкы чорында гомумйорт мөлкәтен карап тоту өлешендә закон таләпләрен бозуга юл куймау турында 48 кисәтү җиткерелде.

Бу елның гыйнвар-февраль айларында шәһәрнең идарәче компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәтләренә 850 мең сумлык штраф салынып, 20 административ беркетмә төзелде.

Игътибар итегез, йорт яны территорияләрен һәм ишегалларын кардан чистарту идарәче компанияләрнең биналарның милекчеләре белән күпфатирлы йортлар белән идарә итү килешүләрендә язылган бурычларына керә. Кардан чистартуга гаризаны түләү кәгазьләрендә, подъездлардагы мәгълүмат такталарында күрсәтелгән диспетчерлык хезмәтләренең телефоннары аша, ТКХ ДМС һ.б. калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International