Татарстан Республикасы Югары суды лицензия таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартуның нигезле булуын раслады

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Габдулла Тукай урамы буенча 51 нче күпфатирлы йортның гомуми милкен карап тоту буенча лицензия таләпләрен бозган өчен «Бумажник» ҖЧҖ идарәче компаниясе 125 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

Җаваплылыкка тарту өчен әлеге йортта яшәүчеләрнең инспекциягә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итүе сәбәп булды. Мөрәҗәгать итүчеләр озак вакыт дәвамында идарәче компаниягә подвал бинасында канализациянең төзек булмавына гаризалар биреп килгән, нәтиҗәдә беренче катта урнашкан фатирларны су басу очраклары да булгалаган.

ТР Чаллы шәһәр суды «Бумажник» ТИ ҖЧҖ идарәче компаниясенең Инспекция карарына шикаятен карап, аны канәгатьләндерүдән баш тартты.

Эшне караган икенче суд инстанциясе ТР Югары суды булды.  Карар кабул иткәндә, ТР Югары суды ТР Чаллы шәһәр суды карарын юкка чыгару өчен нигезләрне күрмәде һәм «Күпфатирлы йортта гражданнарның уңайлы һәм имин яшәү шартларын булдыру һәм гомуми милекне тиешенчә карап тоту буенча торак идарәсенең бурычы агымдагы планлы тикшерүләргә бәйле була алмый...», – дип күрсәтте.

Билгеләнгән административ штраф «Бумажник» ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан тулысынча түләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International