2013 елның 1 ноябреннән Дәүләт торак күзәтчелеге органнарына Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.24 статьясының 1 өлеше (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау буенча йөкләнгән бурычлар кысаларында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 2020 елда РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй һәм Түбән Кама районнары бүлекләреннән инспекциягә җибәрелгән административ материалларны карап тикшерү эшен дәвам иттерде.
Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан 2021 елда:
- Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча РФ ЭЭМ бүлекләре тарафыннан төзелгән 260 административ материал карап тикшерелде;
- административ җәза билгеләү турында 259 карар чыгарылды;
- барлыгы 129 500 сумлык штраф салынды;
- хокук бозучылар тарафыннан 13 000 сумлык штрафлар түләнде.
- штрафларны билгеләнгән чорында (карар үз көченә кергән көннән башлап 60 көн дәвамында) түләмәгән өчен 126 административ материал инспекция тарафыннан Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.
Статистика күрсәткәнчә, лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында тәмәке тарту өлешендә ачыкланган хокук бозулар саны кими бара. Әйтик, 2020 ел белән чагыштырганда, лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында тәмәке тарткан өчен 2021 елда Түбән Кама районара торак инспекциясенә карап тикшерүгә алынган административ материалларның гомуми саны 38%ка кимегән.