Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 6 нчы апрелендәге ПУ-224 номерлы указы белән Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең вазыйфаи затларына гадәттән тыш хәл вакытында яки яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу шартларында гадәттән тыш хәл барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.6.1 статьясы буенча беркетмәләр төзү вәкаләте бирелде.
Гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы янаган территориядә яки гадәттән тыш хәл зонасында (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.3 статьясындагы 2 өлешендә каралган очраклардан тыш) югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү кисәтү бирү яки гражданнарга – бер меңнән утыз мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – ун мең сумнан илле мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларга – утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә административ җәзага тартуга сәбәп була.
Эш нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районара торак инспекциясенең вазыйфаи затлары тарафыннан гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 ст. буенча административ хокук бозулар турында 33 беркетмә төзелде.
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 23.1 статьясындагы 3 өлеше, 29.5 статьясы нигезендә, күрсәтелгән административ хокук бозулар турындагы эшләр район судлары судьялары тарафыннан карала. 31 административ материал җәмәгать суды тарафыннан каралды, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды: кисәтү рәвешендә - 16 административ материал буенча, административ штраф рәвешендә - 15 материал буенча. Салынган штрафларның гомуми суммасы 15 000 сум тәшкил итте. 2 административ эш буенча карар кабул итү Түбән Кама районара торак инспекциясе контролендә.