Түбән Кама районара торак инспекциясенең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

            Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында уздырыла торган планлы һәм планнан тыш тикшерүләрнең барысы да 2021 елда Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294 номерлы федераль закон таләпләрен саклап гамәлгә ашырылды.

           2021 елның 12 аенда  Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан:

- гомуми мәйданы 6824,42 мең кв. метр булган 345 йорт тикшерелде, шул исәптән: план буенча - 59,551 мең кв.метр мәйданлы 22 йорт, планнан тыш тикшерүләр буенча - 6764,865 мең кв.метр мәйданлы 324 йорт;

- 795 тикшерү акты төзелде;

- барлыгы 1030 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары - 712, торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозу - 282, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылу очраклары - 36;

- 433 күрсәтмә бирелде;

- 400 күрсәтмәнең үтәлеше тикшерелде;

- административ хокук бозулар турында 228 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга - 55, вазыйфаи затларга - 33, физик затларга - 140.

- барлыгы 2 586 000 сум штраф салынды, шул исәптән: Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан - 1 012 000 сум, җәмәгать суды тарафыннан - 1 574 000 сум;

- 1 994 500 сумлык штрафлар түләнгән, шул исәптән Түбән Кама районара торак инспекциясе буенча - 914 500 сум, җәмәгать суды буенча - 1 080 000 сум.

           2021 елда Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан тикшерүдә тотыла торган районнарда күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларга административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында 67 күрсәтмә кертелде.

           2021 елда идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре, Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча 5929 700 сумлык гомуми йорт милкен ремонтлау эшләрен башкарган.

           2021 елда профилактик чараларны гамәлгә ашыру кысаларында идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына:

- мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 387 кисәтү белдерелде, шул исәптән гомумйорт исәпкә алу җайланмалары буенча – 25;

- 209 беренчел тикшерү үткәрелде;

- юридик зат белән үзара бәйләнешкә кермичә 51 контрольлек чарасы үткәрелде.

- ТР ДТИ сайтында Түбән Кама районара торак инспекциясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча 50 мәгълүмати хәбәр урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International