Чистай районара торак инспекциясе инспекторы Чистай шәһәренең «Наш дом» ИК ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең канәгатьләндерерлек булмавы турында Инспекциягә гражданнардан алынган мөрәҗәгать нигезендә үткәрелгән планнан тыш тикшерү барышында РФ Хөкүмәтенең 15.05.2013 ел, № 416 карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, аерым алганда: күпфатирлы йортта бина милекчесенең мөрәҗәгатен тиешенчә тикшермәүдә чагылган күпфатирлы йорт белән идарә итү стандартын бозу; сорауга җавап бирү вакытын бозу.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Наш дом» ИК ҖЧҖ директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Чистай районара торак инспекциясе җитәкчесе карары белән «Наш дом» ИК ҖЧҖ директоры гаепле дип табылды һәм 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча 25 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Административ хокук бозу сәбәпләрен һәм шартларын бетерү максатында «Наш дом» ИК ҖЧҖ директорына күрсәтмә кертелде, аның үтәлеше Инспекция контроленә алынды.