Татарстан Республикасы Арбитраж суды лицензия таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартуны нигезле дип таныган

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Электротехников» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча үзе идарә итә торган Кол Гали бульвары буенча 14 А  күпфатирлы йорты буенча кулланучыларга коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтмәичә, лицензия таләпләрен бозган өчен җәлеп ителгән иде.

Әлеге йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсе административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп булды. Мөрәҗәгать итүче үзенең шикаятендә СОИ-электр энергиясе хезмәте өчен түләү исәп-хисапларын бозу очрагына күрсәткән иде. Планнан тыш тикшерү барышында ачыкланганча, күпфатирлы йортның торак булмаган бинасында электр энергиясен куллану күләме 2021 елның июль, август айларында торак булмаган бина милекчесенә белдерелмәгән һәм күпфатирлы йортның торак урыннары милекчеләренә күрсәтелә торган куллану күләмендә дә исәптән төшерелмәгән, шуның нәтиҗәсендә торак булмаган бина милекчесе тарафыннан кулланылган электр энергиясе күләме әлеге кулланучыга билгеләнмәгән, ә башка милекчеләр арасында бүленеп, СОИ-электр белән тәэмин итү күләменә кертелгән.  КФЙ милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәсе нигезендә, ресурслар йортның гомуми исәпкә алу приборлары күрсәткечләренә карап бүленергә тиеш. Әлеге хәл 2021 елның июль һәм август айларында электр белән тәэмин иткән өчен йортның барлык милекчеләре өчен түләүләр күләмен арттыруга китергән.

Бу очрак буенча «Электротехника» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе 125 000 сум күләмендә административ штрафка тартылды. Идарәче компания, инспекция карары белән килешмичә, Татарстан Республикасы Арбитраж судына шикаять биргән. Әмма суд гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International