2021 ел өчен белем бирү программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

2021 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең цифрлы җитлегү рейтингын арттыру максатында, Чаллы районара торак инспекциясе хезмәткәрләре Stepik онлайн-курслары конструкторы һәм белем бирү платформасы базасында «Цифрлы үсеш дәвере: цифрлы үзгәртеп кору нигезләре»; «Цифрлы үзгәртеп кору. Җиңел башлангыч» белем бирү программалары буенча уңышлы гына белем эстәделәр.

2021 елның ноябрендә Чаллы районара торак инспекциясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм хезмәткәрләр департаменты тарафыннан КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә оештырылган «Платформа һәм маркетплейслар, икътисадка һәм көндәлек тормышка йогынты» онлайн-семинарында катнаштылар.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, 2021 елның декабрь ае башында Чаллы зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм хезмәткәрләр департаменты тарафыннан гамәлгә ашырылган хезмәткәрләрнең һөнәри эшчәнлегендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен куллану буенча кирәкле компетенцияләрне үстерү өчен «Рус теле», «Яңа эш башлаучылар өчен татар теле» читтән торып белем бирү программалары буенча укуларын уңышлы үттеләр.

Әйтергә кирәк, 2021 елның декабрь уртасында ук, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм хезмәткәрләр департаменты тарафыннан on-line режимда «Киңәшмә материалларын визуаль рәсмиләштерү кагыйдәләре. Презентацияләр әзерләү» дигән темага семинар булды, анда шулай ук Чаллы зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре дә катнашты.

Укулар узу белән Чаллы районара торак инспекциясе хезмәткәрләре сертификатлар һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International