Бу елның гыйнвар аенда Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан, контрольлек чараларын үткәрү кысаларында, «Жилкомсервис» ПКФ ҖЧҖ, «Мәхәллә» ИК ҖЧҖ, «Челныстройремонт» ҖЧҖ, «Автозаводский» ИК МУП, «Камстройсервис» ИК ҖЧҖ, «Строим Будущее» ИК ҖЧҖ, «ДомиКо» ИК ҖЧҖ, «Электротехников» ИК ҖЧҖ, «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ, «Уютный Двор» ҖЧҖ һәм «ЖилЭнергоСервис» НУК ҖЧҖ йорт яны территориясен карап тоту буенча берничә хокук бозу очрагы ачыкланды.
Әлеге фактлар буенча бу идарә оешмаларының юридик затларына карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ эшләр кузгатылды. Гомуми суммасы 350 мең сум булган штраф салынды.
Шәһәрнең идарәче компанияләренә инспекция тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә торак законнарының мәҗбүри таләпләре бозылу очракларын бетерү һәм хокук бозуга юл куймау максатында 13 күрсәтмә чыгарылды.
Ачыкланган бозулар бетерелгән.