Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәре прокуратурасыннан алынган, Түбән Кама шәһәре, Менделеев урамы, 39 йорт адресы буенча күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең идарәче компаниянең эше канәгатьләндерерлек булмавына карата күмәк мөрәҗәгате карап тикшерде.
Үткәрелгән планнан тыш тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге йортта яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына карата аның канәгатьләндерерлек булмавы турындагы дәгъвалары белән күмәк мөрәҗәгатьләре «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан каралмаган, мөрәҗәгать итүчеләргә дөрес җавап бирелмәгән.
Әлеге очрак Россия Федерациясе Торак кодексының 161 ст. 1 п., 192 ст. 2 п., РФ Хөкүмәтенең 15.05.2013 ел, №416 карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләренең 36 пунктын бозу булып тора.
Тикшерү материаллары буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе, 75 мең сум штраф салынып, Инспекция тарафыннан «күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозу» дигән 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Инспекция күрсәтмәсе буенча мөрәҗәгатьтә бәян ителгән мәсьәләләр «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан тулы күләмендә каралган, мөрәҗәгать итүчеләргә җавап бирелгән.