Административ хокук бозулар турында РФ кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә, 2013 елның 1 нче ноябреннән башлап дәүләт торак күзәтчелеге органнарына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.24 статьясының 1 өлешендә каралган (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) административ хокук бозулар турындагы эшләрне карап тикшерү бурычы йөкләнде. Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1000 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була. Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан 2021 елның 1 гыйнварыннан 29 декабренә кадәрге чорда РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге тарафыннан Административ хокук бозу турында РФ кодексының 6.24 ст. 1 өлеше буенча төзелгән 108 административ материал карап тикшерелде. Әлмәт районара торак инспекциясе җитәкчесе тарафыннан 54 000 сумлык административ штраф билгеләү турында 108 карар чыгарылды.