Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы иң яхшы инвестицион видеороликка конкурс игълан итә!

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген иң яхшы тәкъдир итүгә республика иҗади конкурсын игълан итә. Конкурсның иганәчесе – Haier компаниясе.

Бөтен дөньядан инвесторлар өчен нәкъ менә Сезнең районның Татарстан территориясендә иң көтеп алынган район икәнен исбат итегез!

Конкурста катнашу өчен Агентлык адресына (электрон почтага: airt.press@tatar.ru) үзегезнең муниципаль берәмлек (район, шәһәр) турында презентация материалы җибәрергә кирәк, ул Сезнең районның инвестор өчен уникаль конкурент өстенлекләре турында сөйләргә тиеш.

(Конкурста катнашу буенча таләпләр түбәндәрәк, хатта)

Конкурс 15 декабрьдә башлана һәм видеороликлар җыю 15 гыйнварның 23:59:59 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр Агентлыкның йомгаклау коллегиясендә 2022 елның 20 гыйнварында игълан ителәчәк. Сайлау эксперт комиссиясе тарафыннан Агентлык һәм видеопродакшен һәм маркетинг өлкәсендәге чакырылган экспертлар составында гамәлгә ашырылачак.
Ә төп приз Haier компаниясенең көнкүреш техникасы булачак!

Без Сезнең гаризаларыгызны көтеп калабыз!

Агентлык барлык катнашучыларга да уңышлар һәм күбрәк креатив идеяләр тели!

Элемтә өчен – Габбасов Рәмис Илһам улы, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы матбугат сәркатибе

тел.: 8 960 039 17 37

e-mail: ramis.Gabasov@tatar.ru

 

 

ТАЛӘПЛӘР

Ролик түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиеш:

- Ни өчен инвестор нәкъ менә шушы муниципаль берәмлекне сайларга тиеш?

КИҢӘШЛӘР

- Видеоны төзегәндә стандарт булмаган якын килү һәм креативлык

- Әһәмиятле объектлар яисә вакыйгалар

- Инвестор ягыннан уникаль 2-3 өстенлек (мәсәлән, районның логистика һәм салым өстенлекләре – тасвирлау өчен «уникаль» дип аталмый торган).

ТЕХНИК ЯГЫ

- Ролик 2:00 минуттан да артык дәвам итмәскә тиеш.

Жанрлар һәм форматлар буенча чикләү юк.

- Роликта графика да, ретушь та булырга мөмкин.

- Ролик өчен элек төшерелгән, әмма инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру максатларында файдаланылган һәм Агентлык ресурсларында урнаштырылмаган материаллар кулланылырга мөмкин.

- Балигъ булган Россия Федерациясе гражданнары, йә аларның балигъ булган вәкилләре катнаша ала.

ЭТИКА ТАЛӘПЛӘРЕ

Роликта БУЛМАСКА тиеш:

- Норматив булмаган сөйләм

- Көчләү

- Олыларга багышланган контент

- Шаккаттыргыч (җирәндергеч, тетрәндергеч) күренешләр

- Зыян салу яисә куркыныч гамәлләр

- Дискриминацияли торган сүзләр

- Корал күренешләре

- Бәхәсле сораулар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International