Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә 2021 елда Түбән Кама муниципаль районында 145 эш төре буенча 98 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган.
Түбән Кама районара торак инспекциясе инспекторлары бер үк вакытта, эшләрнең сыйфатын тикшереп, капиталь ремонт объектларында асылмалы элемтә чыбыкларын һәм һава аша уза торган кабель үткәргечләрен дә тәртипкә салуны тикшереп торды. Барлыгы 115 тикшерү үткәрелде, 20 йортта җитешсезлек очраклары ачыкланды, аларны бетерү өчен идарәче оешмалар адресына мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 4 кисәтү кертелде, алар билгеләнгән вакытларында үтәлде.
Һава аша уза торган кабель үткәргечләре барлык йортларда да тәртипкә салынган һәм маркаланган, бу объектларның фотолары белән раслана.