Түбән Кама районара торак инспекциясе (алга таба - Инспекция) тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Бызов урамы буенча 6 нчы йортта яшәүчеләрнең йорт түбәсенең һәм фасадының техник торышы чагыштырмача канәгатьләнерлек булмавы һәм капиталь ремонт таләп итүенә кагылышлы күмәк мөрәҗәгате каралды.
Комиссия тикшерүе күрсәткәнчә, йортның фасады һәм түбәсе канәгатьләнерлек хәлдә түгел: фасадның тышкы һәм төсле катламында күпсанлы җимерек урыннар, түбәсендә күпергән, герметиклыгы бозылган урыннар бар. Йортта күрсәтелгән эш төрләре буенча капиталь ремонт ясалмаган. Инспекция күрсәтмәләре буенча гомуми йорт мөлкәтен карап тотудагы хокук бозулар агымдагы ремонт нигезендә бетерелгән.
Инспекциянең Түбән Кама шәһәре Башкарма комитетына мөрәҗәгате нигезендә Бызов урамындагы 6 нчы йорт 2022 елга Түбән Кама муниципаль районында күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планына кертелгән.