2021 елның 10 декабрендә Чистай районара торак инспекциясе 2022 елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү тәртибен үзгәртү мәсьәләсе буенча Чистай муниципаль районының идарәче компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Чистай муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты.
«Россия Федерациясе Торак кодексының 159 һәм 160 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 28 декабрендәге 442-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр (алга таба – ТКХ), торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарына компенсацияләр, соңгы өч елдан артмаган чорда ТКХ өччен түләүдә барлыкка килгән бурыч турында законлы көченә кергән суд карары булган очракта, гражданнарга бирелергә тиешле түгел.
Идарәче компанияләргә хәбәр ителгәнчә, мөрәҗәгать итүченең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча соңгы өч ел дәвамында барлыкка килгән бурычлары булуы һәм моның законлы көченә кергән суд акты белән раслануы хакындагы мәгълүмат та, бурычлар булмавы турындагы мәгълүмат та ТКХ ДМС системасында социаль яклау органнарыннан гариза алынган вакыттан башлап 5 эш көне эчендә урнаштырыла.
Идарәче компанияләргә кисәтүләр ясалды: әлеге таләпләрне үтәмәү Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлешендәк аралган административ хокук бозу составы булып тора, аның нигезендә җирле үзидарә органнары тарафыннан, коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итүне гамәлгә ашыра торган затлар тарафыннан, коммуналь хезмәтләр күрсәтә торган һәм (яки) күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар тарафыннан, Россия Федерациясе норматив хокукый актлары нигезендә торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштырырга бурычлы булган башка оешмалар тарафыннан Россия Федерациясе законнары нигезендә мәгълүматны торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырмау яисә мәгълүмат урнаштыру буенча Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртипне, ысулларны һәм (яки) срокларны бозу, яисә мәгълүматны тулы булмаган күләмдә урнаштыру, яисә төгәл булмаган мәгълүмат урнаштыру кисәтү алу яисә биш мең сумнан башлап ун мең сумга кадәрге күләмдә вазыйфаи затларга административ штраф салуга китерә.