Инвалидлар көненә багышланган чара

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә, һәм 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы уза. Декаданың төп максаты - инвалидларга социаль ярдәм,  игътибар күрсәтү һәм аларны кайгырту, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

3 декабрьдә Әлмәт районара торак инспекциясе «Ветеран» үзәгендә мохтаҗ инвалидларга һәм ветераннарга юридик ярдәм күрсәтте. Идарәче компанияләр, ТМШ һәм ресурс белән тәэмин итү оешмалары эше буенча кызыксындырган сорауларга аңлатма бирелде.

Инвалидларның телдән җиткерелгән мөрәҗәгатьләре буенча Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан идарәче компанияләр, ТМШ адресына  торак законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International