Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

          Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә беркетмәсен үтәү йөзеннән, Түбән Кама районара торак инспекциясе 2021 елда Татарстан Республикасының ике дәүләт теле- рус һәм татар телләрендә урам атамалары язылган күрсәткечләр булуы өлешендә күпфатирлы йортларның адреслы атрибутикасы торышын тикшерүне дәвам иттерә.         

       2021 елда Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында 130 күпфатирлы йорт тикшерелде.

       48 йортта адреслы атрибутика билгеләнгән таләпләргә туры килми иде. Ачыкланган бозулар буенча идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына адреслы аншлагларны рәсмиләштерү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозу турында 48 кисәтү бирелде. 34 кисәтү буенча тәртип бозулар бетерелгән, адреслы атрибутика таләпләргә туры китерелгән, калган кисәтүләр үтәлеше Түбән Кама районара торак инспекциясе контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International