Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Зәй шәһәре, Никифоров урамы буенча 85 нче йортта яшәүченең мөрәҗәгате каралды, анда «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтү эшенең канәгатьләнерлек булмавы турында әйтелгән иде.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә фатирда кайнар су температурасының норматив таләпләргә туры килмәве расланды.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23 ст. («Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү кагыйдәләрен бозу») буенча, 5 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
«Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ адресына бирелгән торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча фатирда кайнар су белән тәэмин итүнең норматив температура режимы торгызылган, бу хәл тикшерү акты белән раслана.
Идарәче компания йортның подвал бүлмәсендә җылылык белән тәэмин итү җиһазларын чистарткан, кайнар су белән тәэмин итү системасы торбаүткәргечләрен өлешчә алыштырганнар.
Кайнар су температурасының норматив таләпләргә туры килмәү фактлары буенча йортта яшәүчегә «кайнар су белән тәэмин итү» хезмәте буенча түләүне яңадан исәпләгәннәр, аерма торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә китерелгән түләү документында чагылыш тапкан.