Әлмәт районара торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре, Гагарин урамындагы 13 нче торак йортта яшәүчеләрнең күмәк мөрәҗәгате алынды, ул гомуми мөлкәтне карап тотуга тотылган электр энергиясе өчен түләүгә кагыла иде.
«Күпфатирлы йортны карап тоту өчен электр энергиясе» позициясе буенча түләү составында түләү документларын тикшергәндә гомуми мөлкәтне карап тотуга түләүләрне исәпләү тәртибенең туры килмәве ачыкланды.
Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча Әлмәтнең «Новация» ҖЧҖ идарәче компаниясенә «Күпфатирлы йортны карап тоту өчен электр энергиясе» позициясе буенча түләүләрне гамәлдәге закон таләпләренә туры китерү турында күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмә үтәлгән. Гагарин урамындагы 13 нче күпфатирлы йорт милекчеләренә 2020 елның 1 гыйнварыннан 1 ноябренә кадәр «Күпфатирлы йортны карап тоту өчен электр энергиясе» позициясе буенча түләү гомуми 52 690, 56 сум күләмендә киметеп исәпләнгән.
Исәп-хисап 2021 елның ноябрь аендагы квитанциядә чагылдырылган.