Чаллы районара торак инспекциясенә Чаллы шәһәре, Яр Чаллы проспекты, 5Б адресы буенча урнашкан торак йортта ярымдугалы уем өлешендә гараж-стоянка урнаштыру буенча рөсхәт документларын гамәлдә түгел дип тану һәм күпфатирлы йортта уртак мөлкәттән файдалануга каршылыкларны, ә атап әйткәндә торак булмаган урынны бетерү турында шикаять гаризасы белән судка мөрәҗәгать итү турында күрсәтеп, Чаллы шәһәре күзәтчелек ведомствосыннан таләп алынды.
ТР Югары судын билгеләмәсе буенча гражданнар эше ТР Түбән Кама шәһәр судында каралды. ТР ДТИ белдергән таләпләрне канәгатьләндерү турында карар кабул итеп, суд тәкъдим ителгән дәлилләргә һәм гамәлдәге кануннарны бозуның ачыкланган очракларына тиешенчә бәя бирде.
Җавап бирүчеләрнең ягы, ТР Түбән Кама шәһәр суды карары белән килешмичә, ТР Югары судына апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать иткәннәр.
Әмма ТР Югары суды да ТР Түбән Кама шәһәр суды карарын гамәлдән чыгару өчен нигезләр тапмады һәм карарны үзгәрешсез калдырды.
Карар законлы көченә керде һәм Чаллы шәһәренең суд приставлары хезмәтенә мәҗбүри үтәтү өчен юнәлдерелде.
Суд акты законлы көченә керүгә карамастан, җавап бирүче як Гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассация судына кассация шикаяте белән мөрәҗәгать иткән.
2021 елның 07 декабрендә Гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассация суды законлы көченә кергән суд карарын гамәлдән чыгару өчен нигезләр тапмаган һәм шикаятьне канәгатьләндермичә калдырган.