Фатирга керү мөмкинлеген суд аша алу

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

2021 елның 25 ноябрендә Чаллы районара торак инспекциясе ТР Чаллы шәһәр судында элек каралган дәгъва гаризасы буенча үз позициясен кабат яклады, гаризаның эчтәлеге торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыруны милекчедән фатирга кертүне таләп итүгә бәйле иде.

Торак урын хуҗаы ТР Чаллы шәһәр судының 2021 елның 06 апрелендәге читтән торып кабул ителгән карарына шикаять белдерү хокукын торгызган иде һәм эш яңадан карап тикшерүгә җибәрелгән иде.

Суд, торак урынны үзгәртеп планлаштырылган милекченең 2021 елның 6 апрелендәге читтән торып кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару турындагы гаризасын карап, гариза кире кагылырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килә, шул рәвешле, Инспекция тарафыннан тикшерү үткәрү өчен торак урынга үтеп керү мөмкинлеген тәэмин итү турындагы Инспекция таләбен үзгәртмичә калдырды.

Исегезгә төшерәбез, Чаллы шәһәренең Яр Чаллы проспекты буенча 9А йортында яшәүчеләрдән Чаллы районара торак инспекциясенә фатирда законсыз рәвештә үзгәртеп кору эшләренең уздырылуы турында мәгълүмат җиткергәннәр иде.

Тикшерүне үткәрүе кыенрак булып чыкты, чөнки торак урын милекчесе, РФ Конституциясендә беркетелгән торакның кагылгысызлыгына сылтама ясап, фатирга керү мөмкинлеген бирүдән баш тартты.

Тикшерү кирәклеге күпфатирлы йортта яшәүчеләр өчен куркынычсызлык тәэмин итү һәм йорт конструкцияләренең бөтенлеген саклауга бәйле аңлатыла, шул рәвешле әлеге хәл ТР Чаллы шәһәр судына мөрәҗәгать итү өчен нигез булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International