Чаллы районара торак инспекциясе гражданнарны, шулай ук күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне, анда эшчәнлек алып баручы затларны балконда тәмәке тарткан өчен гражданлык җаваплылыгы һәм әхлакый зыян китергән өчен түләттерү турында искәртә.
Кагыйдә буларак, минем йортым – минем ныгытма, ни теләсәм, шуны эшлим, дисең. Әмма гамәлдәге законнар сәламәтлекне саклау өлкәсендә әйләнә-тирәдә тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тартуның нәтиҗәләреннән хокукларны бозган өчен әхлакый зыянны компенсацияләргә рөхсәт итә.
РФ Торак кодексы тәмәке тартмаучыларның хокукларын яклый: 17 статьяның 4 өлешендә билгеләнгәнчә, торак урыныннан күршеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, санитария-гигиена һәм экология таләпләрен үтәп файдаланырга кирәк. Димәк, милекче үз фатирында яки балконда тәмәке тартырга мөмкин, тик бу хәл күршеләргә комачауламаска тиеш.
«Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау турында»гы закон нормаларында тәмәке тартуның үзеннән килгән куркынычка гына түгел, тәмәкенең төтененә күрсәтелә. Канун һәр кешенең тәмәке төтененнән башка уңайлы мохиткә һәм тәмәке төтене тәэсиреннән сәламәтлекне саклауга хокуклы булуын гарантияли.
«Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау турында»гы законның 9 статьясындагы 2 пункты гражданнарны балаларда тәмәке куллануга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру турында кайгыртырга, шулай ук аларны тәмәке тарту процессына җәлеп итүдән сакларга мәҗбүр итә. Шулай ук норма тәмәке тартучы кешеләр тәмәке исен иснәмәгән башкаларның хокукларын бозарга тиеш түгел, дип тә билгели. Бу хакта РФ Югары суды ике күрше арасындагы бәхәсне караганнан соң билгеләде.
Чаллы районара торак инспекциясе вәкаләтләренә аерым территорияләрдә, аерым алганда, күпфатирлы йортның баскыч өлешендә, күпфатирлы йортларның балалар мәйданчыкларында тәмәке тарткан өчен административ эшләрне карау керә.
2021 елның 11 аенда аерым территорияләрдә тәмәке тарту өчен административ җәзага тартылган 109 гражданин 54.500 сумлык административ штрафка тартылды.
Административ штрафны түләү турында документ алынмаган карарлар мәҗбүри үтәтү өчен суд приставлары хезмәте бүлегенә җибәрелә.