Чистай районара торак инспекциясе идарәче оешмалар өчен ачык чара үткәрде

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

2021 елның 29 ноябрендә Нурлат шәһәрендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар өчен Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан «Идарәче оешмалар тарафыннан энергияне сак тоту турындагы законнар таләпләрен һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру: күпфатирлы йортларда коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборлары урнаштыру, күпфатирлы йортка энергия нәтиҗәлелеге классын бирү. Күрсәтелгән өлкәдә аеруча еш җибәрелә торган җитешсезлекләрне карау» темасына ачык чара үткәрелде. Чарада Нурлат шәһәренең 8 идарәче компаниясе вәкилләре катнашты. 

Чара барышында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнарның төп таләпләре, шулай ук идарәче оешмалар тарафыннан еш җибәрелә торган җитешсезлекләр тикшерелде.

Еш кына инспекция тарафыннан ачыклана торган хокук бозуларның характерын исәпкә алып, идарәче оешмаларның игътибары күпфатирлы йортларны коммуналь ресурсларны исәпкә алу буенча гомумйорт приборлары белән, аерым алганда, җылылык энергиясен исәпкә алу приборлары белән җиһазландыруга юнәлтелде.  

Чарада катнашучылар энергияне сак тоту турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык турында кисәтелде. Идарә итүче оешмаларга мәгълүмат җиткерү өчен, 2021 елда Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 ст. 4 өлеше буенча Нурлат шәһәрендә 2 идарәче компания җитәкчесен (күпфатирлы йортта җылылык энергиясен исәпкә алу приборлары булмаган өчен) административ җаваплылыкка тарту очраклары турында  җиткерелде. 

Чарада катнашучыларга күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру практикасында барлыкка килгән барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча кирәкле аңлатмалар бирелде.

Чара нәтиҗәләре буенча идарәче оешмаларга энергияне сак тоту турындагы һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәүне тәэмин итү буенча гамәли киңәшләр бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International