Үзгәртеп планлаштырган өчен җинаять җаваплылыгы турында

2021 елның 3 декабре, җомга

Чаллы  районара торак инспекциясе гражданнарга, шулай ук күпфатирлы йорт бинасында үз белдеге белән үзгәртеп планлаштыру эшләрен башкаручы башка затларга законсыз эшләр башкарган өчен җаваплылык турында мәгълүматларга җиткерә.

Кагыйдә буларак, үзирекле тәртиптә планлаштырган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылык кына каралган дип санала. Шул ук вакытта үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыру РФ Җинаять кодексының 216 ст. 1 өлеше («Төзелеш эшләрен алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу») буенча җинаять җаваплылыгына җәлеп итү өчен дә сәбәп булырга мөмкин.

Чаллы районара торак инспекциясе эшләгән чорда хокук саклау органнары мондый җинаять эшләрен кузгатмады.

Шул ук вакытта 2021 елның 11 ае эчендә үзгәртеп кору һәм үзгәртеп җиһазлау буенча үзирекле тәртиптә эшләр башкарган өчен күпфатирлы йортларның 19 милекчесе 38 500 сумлык административ җәзага тартылды.

Билгеләнгән административ штрафлар түләнгән. Административ штрафны түләү турында документ алынмаган карарлар мәҗбүри үтәтү өчен суд приставлары хезмәте бүлегенә җибәрелде.

Үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп кору эшләрен үзирекле тәртиптә башкару очраклары Чаллы районара торак инспекциясе контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International