Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча 2021 елның 15 июлендә 1 яртыеллык өчен эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә беркетмәсенең 1 пунктын үтәү йөзеннән Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан фасадларда 2 дәүләт телендә (рус һәм татар телендә) адреслы атрибутика һәм табличкаларның техник торышы буенча күпфатирлы йортларда тикшерүләр уздырыла.

Хәзерге вакытта Әлки һәм Спас муниципаль районнарында күпфатирлы йортларның фасадларында адреслы атрибутиканың булуы һәм аларның торышы буенча контрольлек чаралары төгәлләнде.

Әлки районының Базарлы Матак авылындагы барлык 15 күпфатирлы йортта да 2 дәүләт телендә адреслы атрибутика булган табличкалар бар, алар төзек хәлдә.

Спас муниципаль районындагы 75 күпфатирлы йортның 5сендә ( Болгар шәһәре, Горький урамы, 22а, 24; Пионер урамы, 24, 26, 52) адреслы атрибутика төзек түгел: табличкалар ярык, кителгән хәлдә. Болгар шәһәренең Шеронов урамындагы 25 нче торак йортта адреслы атрибутика табличкасы юк.

Чистай районара торак инспекциясе идарәче оешмалар адресына («Спас районы ИК» ҖЧҖ һәм «Шеронова 23» торак милекчеләре ширкәте) җитешсезлекләрне бетерү турында кисәтүләр бирде, аларны үтәү инспекция контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International