2021 елның 11 ноябрендә Түбән Кама шәһәр прокуратурасында йорт һәм фатир эче газ җиһазларын имин куллануны тәэмин итү мәсьәләләре буенча эшлекле төркем утырышы узды, анда «Нижнекамскгаз» ЭҖИ, «ВолгоПромгГаз» ҖЧҖ, Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе, эре идарәче компанияләр вәкилләре катнашты.
Йорт һәм фатир эче газ җиһазларын имин куллануны тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: газ җиһазлары буенча техник хезмәт күрсәтү, вентиляция һәм төтенлекләрнең эшен тикшерү эшләрен вакытында башкару өчен фатирларга керүне тәэмин итү темалары күтәрелде.
Газ кулланыла торган җиһазлар сүндерелгән, фатир эчендәге газ җиһазлары буенча еллык техник хезмәт күрсәтү өчен элегрәк фатирга керү мөмкинлеге тәэмин ителмәгән, социаль яктан начар затлар яши торган фатирларны тикшерүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип күрсәтелде.
2021 елда йорт һәм фатир эчендәге җиһазлар торышын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру буенча Инспекция башкарган эшләр турында Түбән Кама районара торак инспекциясе җитәкчесе Н.Н.Ихсанова тарафыннан мәгълүмат җиткерелде.
Торак инспекциясенә «Нижекамскгаз» ЭҖИ адресыннан алына торган, фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен физик затларның фатирга кертүдән баш тарту турындагы материалларны карау бурычлары йөкләнгән. 2021 елда фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен фатирга кертмәү фактлары буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча гражданнарны административ җаваплылыкка тарту турында «Нижнекамскгаз» ЭҖИ адресыннан Инспекциягә 25 материал алынды. 2021 елның 17 ноябренә барлык материаллар да каралды. 22 фатирда фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтелде, актлар Түбән Кама районара инспекциясенә тапшырылды; 1 фатир, газ плитәсен эксплуатацияләү срогы бетүгә бәйле рәвештә, газдан өзелде. 2 фатирда техник хезмәт күрсәтү эше контрольдә кала.
Материалларны карау нәтиҗәләре буенча физик затларга карата 11 тикшерү үткәрелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында 11 беркетмә төзелде, административ җаваплылыкка тарту турында 11 карар (5000 сумлык гомуми штраф салу турында 6 кисәтү һәм 5 карар чыгарылды).