Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама районының Зур Афанасово авылындагы Яшьләр урамы буенча 16нчы йортта яшәүчеләрнең подъездлар һәм йорт яны территорияләренең даими рәвештә җыештырылмавы турындагы күмәк мөрәҗәгате каралды.
«Афанасово» ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә бирелгән Инспекция күрсәтмәләре буенча хокук бозулар бетерелгән. Подъездларны һәм йорт яны территорияләрен җыештыру буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән өчен түләү күләме йортта яшәүчеләр файдасына 8048,96 сумга киметеп исәпләнгән.
Йорт белән идарә итүче оешма адресына Инспекция тарафыннан халыкка торак хезмәтләре күрсәтү өлешендә мәҗбүри таләпләрне, йортта яшәүчеләр белән төзелгән идарә килешүендәге таләпләрне үтәү зарурлыгы турында кисәтү кертелде.