2021 елның 10 аенда Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан торак күзәтчелеген һәм лицензия контролен гамәлгә ашыру кысаларында барлыгы 5742,6 мең кв.м мәйданлы 303 күпфатирлы йорт тикшерелде, шулардан планлы тикшерүләр буенча – гомуми мәйданы 54,08 мең кв.м булган 21 йорт, планнан тыш тикшерүләр буенча – гомуми мәйданы 2634,14 мең кв.м булган 151 йорт.
Барлыгы 935 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу – 661 очрак, торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозу – 245, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы нормаларын бозу – 29.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына Инспекция тарафыннан 580 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 193 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга карата – 46, вазыйфаи затларга карата – 28, физик затларга карата – 119. 30 беркетмә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 статьясының 1 өлеше, 24 өлеше буенча (билгеләнгән срокта күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен); 10 беркетмә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясы буенча (лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру) төзелде.
Гомуми суммасы 1 926 500 сумлык штрафлар салынды, шулардан Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан – 707 500 сум, җәмәгать суды – 1 219 000 сум. 1 234 000 сумлык штрафлар түләнгән.
Мәҗбүри таләпләрне бозылуны профилактикалауга юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елның 10 аенда идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 308 кисәтү бирелде. Алдан тикшерү үткәрү кысаларында 179 планнан тыш тикшерү уздырылды, юридик зат белән бәйләнешкә кермичә 38 чара башкарылды.
2021 елның 10 аенда идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча 5078,3 мең сумлык гомумйорт милкен ремонтлау эшләре башкарылган.