Йортта ташландык су агызуның гомуми системасындагы төзексезлек бетерелгән

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе Зәй шәһәре, Тавлин урамы, 26 йорт адресы буеча яшәүче кешенең мөрәҗәгате каралды, ул Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә региональ иҗтимагый контрольлек үзәгеннән алынды һәм ташландык суны агызу системасының  канәгатьләндерерлек булмавы турында иде.

          Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланды: санузел бүлмәсендә түбә аша су үтү эзләре, ташландык су агызу системасы элементларында төзексезлек һәм су агып тору эзләре булуы ачыкланды.

          «Доверие» ТМШ идарәче оешмасы мәгълүматы буенча, элек сөйләшенгән вакытта торак милекчесе су агызу системасын алмаштыру эшләрен уздыру өчен ТМШ хезмәткәрләрен кертмәгән, планлаштырылган эшләр турында вакытыннан алда хәбәр ителгән булган.

          Инспекция күрсәтмәләре буенча хокук бозулар бетерелгән, мөрәҗәгать итүченең фатирында су чыгару системасының терәк торбасы алмаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International