2021 елга күпфатирлы йортларда капиталь ремонт төгәлләнүе турында

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлау буенча региональ программаны гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә Лениногорск, Ютазы муниципаль районнарында эшләр тәмамланды.  Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре буенча капиталь ремонт үткәрү – 25 йортта, Ютазы районы һәм Урыссу бистәсе буенча 9 йортта планлаштырылган иде.

Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәренең 25 йорты буенча эшләр 93 төр буенча башкарылган, КС-2  формасы буенча 127,805 мең сумлык 133 акт кабул ителгән.

Ютазы районы һәм Урыссу бистәсе буенча 9 йортта 9 төр эш башкарылган, КС-2 формасы буенча гомуми суммасы 22,276 мең сумлык 9 акт кабул ителгән.

Ленингорск шәһәре буенча капиталь ремонт программасына кертелгән йортларда асылма элемтә линияләре буенча ачыкланган җитешсезлек очрагы вакытында бетерелде.

Барлык эшләр дә төгәлләнгән, куркынычсызлык техникасы һәм сыйфаты буенча хокук бозулар ачыкланмады. Капиталь ремонт тәмамланганнан соң күпфатирлы торак йортларны файдалануга тапшыру актлары имзаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International