Күпфатирлы йортта урыннарны үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштырган һәм тиешенчә файдаланмаган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Чистай районара торак инспекциясенә гражданнардан Нурлат шәһәрендә Совет урамы буенча 1 нче корпуста 189 нчы күпфатирлы йортның беренче катында пекарня урнашуы турында мөрәҗәгать алынды.

Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр билгеләнде: әлеге йортның беренче катында урнашкан өч фатир милекчесе тарафыннан әлеге фатирларда үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыру эшләре башкарылган һәм торак урын үзгәртеп корылган, алар билгеләнеше буенча кулланылмыйлар. Фатирларда пекарня, кибет һәм склад урыннары ясалган. Шул ук вакытта милекчедә җирле үзидарә органыннан күпфатирлы йортта биналарны үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп коруны килештерү турында карар да, шулай ук торак урыннарны торак булмаган урыннар итеп үзгәртү турындагы карар да юк.

Ачыкланган хокук бозуларга юл куйган милекче Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 1  һәм 2 өлеше буенча 9 000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка җәлеп ителде.

Россия Федерациясе Торак кодексы таләбенә туры китереп, ачыкланган бозулар турындагы мәгълүмат Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан җирле үзидарә органына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International