Чистай районара торак инспекциясе Аксубай, Алексеевск, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында 2022 елда капиталь ремонт региональ программасына кертелгән күпфатирлы йортларны тикшереп бетерде.
Күрсәтелгән районнарда капиталь ремонт программасы буенча 2022 елда 134 эш төре буенча 32 күпфатирлы йорт ремонтланачак, шул исәптән:
- Аксубай районында 4 эш төре буенча 4 күпфатирлы йорт;
- Алексеевск районында 4 эш төре буенча 4 күпфатирлы йорт;
- Әлки районында 2 эш төре буенча 1 күпфатирлы йорт;
- Нурлат районында 52 эш төре буенча 11 күпфатирлы йорт;
- Спас районында 3 эш төре буенча 2 күпфатирлы йорт;
- Чистай районында 69 эш төре буенча 10 күпфатирлы йорт.
Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча, проект-смета документларын әзерләү өчен, барлык эш төрләре буенча җитешсезлекләрнең исемлек кәгазьләре килештерелде