Торак йортларның адрес атрибутикасы торышын тикшерү чаралары

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Алабуга районара торак инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасының ике дәүләт теле: рус һәм татар телләрендә урам исемнәре язылган күрсәткечләр булуы өлешендә торак йортларның адрес атрибутикасы торышын тикшерү буенча чаралар үткәрелде.

2021 елның 1 августыннан 29 октябренә кадәрге чорда Алабуга районара торак инспекциясе тарафыннан Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеевск районнарында 117 торак йорт тикшерелде. 6 йортта адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килми иде. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен кисәтүләр бирелде. Хәзерге вакытта барлык йортларда да җитешсезлекләр бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International