«Бумажник» идарәче компаниясе Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан, идарәдәге күпфатирлы йортның гомуми милкен карап тоту буенча лицензия таләпләрен бозган өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча җаваплылыкка җәлеп ителгән иде.
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту өчен күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең инспекциягә генә түгел, ә массакүләм мәгълүмат чараларына да мөрәҗәгате сәбәп булган иде. Мөрәҗәгать итүчеләр озак вакыт дәвамында «Бумажник» идарәче компаниясенә подвал бинасында канализациянең төзек булмавы, нәтиҗәдә беренче катта урнашкан фатирларны су басуы турында мөрәҗәгать иткәннәр.
Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар буенча Чаллы районара торак инспекциясе планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде, аның нәтиҗәсендә гомуми йорт милкен карап тотуда хокук бозулар ачыкланды. Ачыкланган бозулар буенча «Бумажник» идарәче компаниясе 125 000 сум күләмендә административ штрафка тартылды. Бирелгән кисәтү үтәлгән.
ТР Чаллы шәһәр суды, «Бумажник» идарәче компаниясе шикаятен карап, 2021 елның 27 октябрендә гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарткан.