Арбитраж суды «ТР ТКХ фонды» коммерциясез оешмасы файдасына «Волга-23» ТМШ капиталь ремонт өчен җыелган бурычларны түләттерү турында карар чыгарган

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Арбитраж судта узган суд тикшерүе кысаларында «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык фонды» коммерциясез оешмасының (алга таба – региональ оператор) «Волга-23» торак милекчеләре ширкәтенә карата 2014 елның июненнән 2020 елның июленә кадәрге чорда капиталь ремонт тиешле бурычларны түләттерү турындагы гаризасы каралган. Казан шәһәренең Гарифьянов урамы буенча 11 номерлы күпфатирлы йортка капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулы региональ оператор исәбендә билгеләнгән.

«Волга-23» ТМШ капиталь ремонтка акча күчереп бару йөкләмәләрен үтәмәве сәбәпле, Арбитраж суды «Волга-23» ТМШ 2 148 475, 41 сум күләмендә региональ оператор файдасына бурычны түләттерү, акчадан файдаланган өчен 393 060, 67 сум күләмендә процентларны һәм РФ ГК 395 ст. нигезендә 41 708 сум процентлар түләттерү турында карар чыгарган. Шулай ук Арбитраж суды «Волкова-23» ТМШ региональ оператор белән күпфатирлы йортка һәм гомумйорт милкенә капиталь ремонт үткәрүне тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү төзергә кушкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International