Чаллы шәһәре буенча хисап датасына 323 күпфатирлы йорт электр плитәләре белән тәэмин ителгән, 1198 күпфатирлы йортта газ плитәләре урнаштырылган, шул исәптән 106 күпфатирлы йорт газ казаннары аша индивидуаль җылыту системасы белән тәэмин ителгән, 5 күпфатирлы йортның түбәсендә түбәгә урнаштырыла торган газ казаннары куелган.
Күпфатирлы йортны газ белән тәэмин итү — ул торак урынны йорт эчендәге газүткәргеч аша табигый газ белән тәэмин итү дигән сүз. Күпфатирлы йортны газ белән тәэмин итү системасы шәһәрнең газ бүлү челтәреннән күпфатирлы йорт фатирларында газдан файдаланучы затлар урнаштырган газ җиһазларына турыдан-туры газүткәргеч буенча газ бирүне күздә тота. Йорт эчендәге газүткәргеч – газ хәрәкәт итә торган вертикаль үткәргечләр җыелмасы һәм фатир эчендәге газ җиһазларына (фатир эчендә) газ китерә торган үткәргечләр.
Мәктәптә химия, физика, тормыш иминлеге нигезләре кебек фәннәрне өйрәнеп, көнкүреш газы һәм газ җиһазлары, шулай ук көнкүреш газы китереп чыгара торган куркынычлар турында күзаллау мөмкинлеге бар.
Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге җиһазларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, контроль-күзәтчелек чаралары кысаларында эшләп, Чаллы РТИ тарафыннан идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә газ белән тәэмин итүнең фасад, йорт эчендәге челтәрләрен тиешенчә карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү өлешендә, шулай ук идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан фасадларда, йорт эчендәге газ белән тәэмин итү челтәрләренә хезмәт күрсәтү турында килешүләр төзү өлешендә закон таләпләрен бозмау турында 45 күрсәтмә бирелде.
Турыдан-туры идарә ысулы сайланган йортларда милекчеләр белән йортны газ белән тәэмин итүнең уртак системаларына хезмәт күрсәтүгә килешү төзү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барыла.
Индивидуаль газ казаннары белән җиһазландырылган күпфатирлы йортларга идарә итә торган «Паритет» ИК ҖЧҖ, «Строим будущее» ИК ҖЧҖ, «Альянсжилсервис» ҖЧҖ, «Евросервис» ҖЧҖ, «Комсомольский» ИК МУП, «Продом» сервис компаниясе ҖЧҖ, «ЖилБытком-Сервис» ИК ҖЧҖ һәм «Союз», «Прибрежный», «61 микрорайон», «Парковый переулок», «Прибрежный» торак милекчеләре ширкәтләренә милекче һәм махсус оешма арасында газ казаннарына техник хезмәт күрсәтү турында килешүләр төзүне контрольдә тоту өлешендә торак законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында 12 кисәтү бирелде.
Торак фондны ягып җылыту сезонына әзерләү вакытында 2021/2022 елгы профилактик чараларны үткәргәндә, инспекция тарафыннан төтен һәм вентиляция каналларының торышын тикшерү һәм аларны эксплуатацияләү барышында төтен һәм вентиляция каналларын чистарту өлешендә торак законнары таләпләрен бозуга юл куймау турында 45 кисәтү бирелде.
13 идарәче компаниягә йорт эчендәге газ җиһазларын техник диагностикалау турындагы килешүләр өлешендә торак законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау максатында кисәтүләр җибәрелде.
2021 елның беренче кварталында инспекция тарафыннан Халыклар дуслыгы проспекты буенча 15/21 номерлы йортта яшәүчеләрнең вентиляциянең тиешенчә эшләмәве турында күмәк мөрәҗәгате карап тикшерелде. Планнан тыш тикшерү барышында милекчеләрнең дәлилләре расланды. Ачыкланган бозулар буенча «ЖилЭнергоСервис» ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Бирелгән күрсәтмә инспекция контроленнән алынды, үтәлде.
Күпфатирлы йортларны үз белдеге белән үзгәртеп корган һәм үзгәртеп җиһазлаган Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 1, 2 өлешләре буенча инспекция тарафыннан 17 административ эш кузгатылды, биналарның милекчеләре 30000 сумлык административ җаваплылыкка тартылды. Милекчеләргә карата чаралар күрү өчен мөрәҗәгать материаллары Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына җибәрелә.
Торак йортларда газ белән тәэмин итү җиһазларын куллануның төп таләпләрен һәм кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез:
*Торак урыннарның милекчеләренә фатир интерьерын рәсмиләштерүнең заманча чишелешләреннән файдаланганда торак урыннарны җилләтү системасын бозу тыела.
*Газ плитәсен кабызыр алдыннан бүлмәне җилләтергә, плитә эшләгәндә форточканы ачык калдырырга кирәк. Торбадагы (плитә алдында) кран флажокны бору юлы белән ачыла, аның тоткычы вертикаль торышта була. Кабызылган шырпыны горелка янына китергәч кенә газ плитәсендәге кабызырга кирәкле горелканы ачалар. Ялкын горелканың барлык тишекләреннән дә чыгарга, зәңгәрсу-шәмәхә төсендә, төтен чыгаручы ялкын телләреннән башка гына янарга тиеш. Әгәр горелка ялкыны төтен чыгара торган ялкын телләре белән яна икән – газ тулысынча янмый, «ЧелныГаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе белгечләрен чакырып, газ бирү дәрәҗәсен көйләргә кирәк. Әгәр дә ялкын горелкадан аерылып янса – һава бик әз килә дигән сүз. Мондый горелкадан файдаланырга ярамый!
* Бүлмәдә газ исе булса, электр приборларын кабызырга яки сүндерергә кирәк түгел, чөнки һәр очракта да электр очкыннары барлыкка килеп, газ шартлатуга китерергә мөмкин. Утны кабызмаска, тәмәке тартмаска, электр утын кабызмаска. Газүткәргечне ябарга һәм бүлмәне җилләтергә.
* Газүткәргечнең, газ краннарының, газ приборларының төзек булмавы ачыкланса, кичекмәстән «Чаллыгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең авария хезмәтен чакыртырга һәм мөмкин булганча сезнең торакта яшәүчеләрне эвакуацияләргә кирәк. Подъездда газ исе булуын тойган очракта да нәкъ шулай эшләргә киңәш ителә.
* Газ җиһазын (плитәне, газ җылыта торган колонканы) кабызылган килеш, караучысыз калдырырга ярамый: газ басымы вакытлыча кимесә яки көчле җил чыкса, ут сүнеп, алга таба бүлмә газ белән тулырга мөмкин.
* Газны бүлмәне җылыту өчен кулланырга ярамый.
* Газ плитәсе өстендә кер киптермәскә.
*Газ үткәргечләрне һәм газ җиһазларын карау һәм ремонтлау өчен, газ хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен, алар тарафыннан техник хезмәт күрсәтү көне турында идарәче компанияләр алдан хәбәр итү шарты белән генә, фатирларга кертергә рөхсәт ителә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!