ДМС ТКХ өчен уңайлы сервислар

2021 елның 22 октябре, җомга

Шәхси кабинетлардан файдалану дәрәҗәсен арттыру кысаларында 2021 елның 1 июленнән дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында һәм ТКХ ДМС системасында теркәлгән кулланучылар коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктату турында мәгълүмат алу сервисыннан файдалана ала.  Мәгълүматны алдан ук һәм көн саен куллана торган электрон җайланмалар аша алуы – бик уңайлы. Җәйне каршы алганда бу бигрәк тә актуаль, чөнки коммуналь ресурсларны планлы рәвештә туктатып тору чоры башлана.

         Хәзерге вакытта ТКХ ДМС системасында нәрсә эшләп була:

  • Исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшырырга мөмкин
  • ТКХ өчен исәпләнгән түләүләрне тикшереп була
  • КФЙ белән идарә итү һәм аны карап тоту буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясе турында мәгълүмат табарга мөмкин
  • Счетлар буенча теләсә кайсы банк картасы белән түләп була
  • Идарәче компаниянең лицензиясе булу-булмавын тикшерергә мөмкин
  • Үз йортың турында мәгълүмат алырга мөмкин
  • Милекчеләрнең узган гомуми җыелышлары нәтиҗәләрен карарга була
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International