«Ленина 1» торак милекчеләре ширкәтенә карата планлы тикшерү нәтиҗәләре турында

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән 2021 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан «Ленина 1» торак милекчеләре ширкәтенә карата планлы тикшерү үткәрелде.

 Бөгелмә шәһәренең Владимир Ленин урамы буенча 1 нче номерлы күпфатирлы йортның техник торышын тикшерү нәтиҗәсендә йорттагы гомуми мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: болдыр баскычлары өлешчә җимерек, подъездларга керә торган ишекләренең буяу катламнары купкан.

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен «Ленина 1» күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте Бөгелмә районара торак инспекциясе җитәкчесе карары нигезендә административ штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Бөгелмә районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча ачыкланган бозулар бетерелгән.

Халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибенә үткәрелгән документар тикшерү барышында хокук бозу очраклары ачыкланмады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International