2021 елның 22 сентябрендә Түбән Кама шәһәренә 55 яшь тулды

2021 елның 1 октябре, җомга

Түбән Кама районара торак инспекциясе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар.

           Шәһәр музее янындагы мәйданда шәһәрнең беренче төзүчеләрен һәм ветераннарын хөрмәтләү тантанасы булды, ул «Шәһәр булачагын без белә идек!» дип аталган шәһәр скульптура композициясен ачу белән тәмамланды.

            Бронзадан коелган һәр фигура Түбән Кама шәһәрен һәм сәнәгать объектларын төзүдә катнашкан төп һөнәр ияләрен гәүдәләндерә: геодезист, эретеп ябыштыручы, ташчы, проектчы, архитектор, механизатор, штукатур-буяучы. Әлеге композиция шәһәрнең беренче төзүчеләренә багышланган һәм Кама буенда кояшлы кала торгызган Түбән Кама халкын хәзерге буын тарафыннан искә алу бәйрәменә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International