Түбән Кама районара торак инспекциясе Түбән Кама ш., Кораб ур., 38 нче йортта яшәүчеләрнең торак бинада күгәрек булуына карата мөрәҗәгатен карап тикшерде. Мөрәҗәгать итүче мәгълүматларына караганда, күпфатирлы йорт белән идарә итүче оешмага берничә тапкыр мөрәҗәгать итү нәтиҗә бирмәгән.
Инспекция үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча «Жильё» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү, аерым алганда, фасадның тышкы як стенасын җылыту турында күрсәтмә бирелде.
Торак инспекциясе күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәгән өчен «Жильё» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Түбән Кама җәмәгать суды тарафыннан «Жильё» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 24 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 100 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Инспекция тарафыннан яңа бирелгән күрсәтмә буенча җитешсезлекләр бетерелгән, мөрәҗәгать итүче фатирының тышкы стенасын җылыту тулы күләмдә башкарылган.