Халыкара өлкәннәр көне бөтен дөньяда октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Бу көнне өлкән яшьтәге кешеләр: әби-бабайларыбызны, өлкәннәрне, эштәге хезмәттәшләре игътибар үзәгенә алабыз.
Бу тантана халыкара статуска ия. Сүз уңаеннан, әлеге дата очраклы гына сайланмаган: картлык – гомернең алтын чоры, көз, билгеле булганча, шулай ук алтын төсләрдә була, аны кайчак алтын көз, дип тә атыйлар. Шуңа күрә өлкән буынга көзнең иң кызган чагында махсус көн бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Бу көнне, гадәттәгечә, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган махсус чаралар үткәрелә.
Чәй табыны артында, «ковидка каршы» барлык чараларны үтәп, безнең Яр Чаллы районара торак инспекциясе ветераннары үз тормышларындагы шатлыклы мизгелләре белән уртаклашты, шулай ук аларга авыр тормыш юлында җиңәргә туры килгән кыенлыклары турында да искә төшереп алдылар.