«Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы турында» 2014 елның 21 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның 12 ст. 4 өлеше нигезендә мәгълүмат белән тәэмин итүчеләр, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар, ТКХ дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштырырга бурычлы. ТКХ дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырыла торган мәгълүмат төрләре әлеге Законның 6 ст. 1 өлешендә күрсәтелгән, атап әйткәндә: күпфатирлы йортта гомуми милек белән идарә итү буенча күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге турында, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту буенча башкарыла торган эшләр, агымдагы һәм капиталь ремонт, аларның күләмнәре турында, хезмәтләрне күрсәтү сыйфаты һәм ешлыгы турында, исәпләп чыгару тәртибен күрсәтеп, аларның бәясе турында, шулай ук мондый бәянең исәпләмәсе һәм мондый хезмәтләрне күрсәтү һәм (яки) эшләрне башкару турында тиешле килешүләр; күпфатирлы йортларга, торак йортларга коммуналь хезмәтләр күрсәтелгәндә җиткерелгән ресурсларның күләмен (санын) ачыклау өчен кулланыла торган исәпкә алу приборлары, шулай ук күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең күләме турында һәм мондый хезмәтләр күрсәтү бәясен исәпләгәндә әлеге приборларның күрсәткечләрен куллану турында мәгълүмат; торак-коммуналь хуҗалык объектларын сезонлы файдалануга әзерләү, ягып җылыту сезонына әзерлек һәм аны уздыру турында мәгълүмат; күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү һәм эшләр башкаруга билгеләнгән бәяләр, тарифлар турында мәгълүмат; күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышын, торак милекчеләре ширкәтләре әгъзаларының гомуми җыелышын, торак кооперативы әгъзаларының гомуми җыелышын, торак-төзелеш кооперативы һәм махсуслаштырылган башка кулланучылар кооперативлары әгъзаларының гомуми җыелышын уздыру, шулай ук мондый җыелышларда тавыш бирүгә чыгарылган мәсьәләләрдәге карарлары һәм мондый тавыш бирү йомгаклары һ.б. турында мәгълүмат.
Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, Түбән Кама шәһәренең Гайнуллин урамы буенча 18 нче күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча мәгълүмат ТКХ дәүләт мәгълүмат системасында (www.dom.gosuslugi.ru) таләп ителгән күләмдә урнаштырылмаган, шуңа бәйле рәвештә «Гайнуллина» ТМШ адресына инспекция тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде, ул билгеләнгән тәртиптә үтәлмәгән.
Закон бозуларны бетерү буенча дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашырырга вәкаләтле вазыйфаи затның законлы күрсәтмәсен үтәмәү факты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә белән расланды. Эш материалларын карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәре җәмәгать суды тарафыннан «Гайнуллина» ТМШ Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 10 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.Административ хокук бозуга «Гайнуллина» ТМШ һәм вазыйфаи затларның күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәвенең сәбәпче булуын исәпкә алып, «Гайнуллина» ТМШ рәисенә карата административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында йогынты акты чыгарылды.
Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан яңа бирелгән күрсәтмә нигезендә җитешсезлекләрне бетерү тикшерүдә кала бирә.