Зәй муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны тәмамлау турында

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

           Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча региональ программаны тормышка ашыруның кыска сроклы планы нигезендә 2021 елда Зәй муниципаль районындагы 10 күпфатирлы йортта 15 эш төре буенча гомуми суммасы 31 142 384,88 сумлык гомуми милекне капиталь ремонтлау эшләре планлаштырылган иде.

           Капиталь ремонтның кыска сроклы программасында каралган эшләр 3 субподрядчы оешма: «ЗаинскКровля» ҖЧҖ, «РЕГИОНСТРОЙ» ҖЧҖ, «Лифт Строй Компания» ҖЧҖ тарафыннан расланган проект-смета документациясе нигезендә башкарылган, Түбән Кама районара торак инспекциясе үткәргән тикшерүләр барышында тупас бозулар ачыкланмады.

           2021 елның 22 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, барлык 10 йортта да капиталь ремонт эшләре тәмамланган. Түбән Кама районара торак инспекциясенә, башкарылган эш төрләренең Россия Федерациясе Торак кодексына туры килү-килмәвен тикшерү өчен, 31 142 384,88 сумлык КС-2 формасы буенча 27 акт тапшырылды. Капиталь ремонттан соң файдалануга тапшыру актлары имзаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International