Су белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавы турында

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе Түбән Кама районының Каенлы авылында күпфатирлы йортта яшәүченең фатирларда су белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавы, су басымының түбән булуына бәйле мөрәҗәгатен карап тикшерде.

          Үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә, йортка керә торган өлешендә дә, фатирда да су басымының рөхсәт ителгән чик күрсәткечләрдән түбәнрәк булуы ачыкланды.

         «Нижнекамский Жилкомсервис» ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча, билгеләнгән тәртиптә йортта яшәүчеләрне норматив таләпләргә туры килә торган салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү турында инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде.

         Салкын су белән тәэмин итү параметрларын таләп ителгән күрсәткечләргә китерү максатында, идарәче компания йортка керә торган өлешендә циркуляцияләү насосы урнаштырган. Йортка салкын су бирү нормальләшкән, халыктан шикаятьләр һәм дәгъвалар юк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International