Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән 2021 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан «Уңайлы йорт» ТМШ (Зәй шәһәре) идарәче оешмасына карата планлы тикшерү үткәрелде. ТМШ карамагында булган 12 күпфатирлы йорт сайланма рәвештә карап чыгылды. Йортларның техник торышын тикшерү нәтиҗәсендә гомумйорт милкен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, аерым алганда: йорт яны территорияләренең, баскычлы урыннар тиешле санитар торышта түгел, подвал һәм чорма бүлмәләре чүпләнгән, түбә төзек түгел, җылылык системасына караган торба үткәргечләренең җылылык изоляциясе өлешчә юк.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «Уңайлы йорт» ТМШ идарәче оешмасы инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.22 статьясы буенча («Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу»), 40 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше Түбән Кама районара торак инспекциясе контролендә.