Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән 2021 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан «Вахитова 4» күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенә карата планлы тикшерү үткәрелде.
Бөгелмә шәһәренең Мулланур Вахитов урамы, 4 нче күпфатирлы йортның техник торышын тикшерү нәтиҗәсендә, «Вахитова 4» күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенә караган күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, аерым алганда, подвал бүлмәсендә үзәктән җылытучы торбаүткәргечләрнең җылылык изоляциясе өлешчә төзек түгел, подвал бүлмәсе чүпләнгән, керә торган урында баскычлар төзек түгел.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен «Вахитова 4» күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте Бөгелмә районара торак инспекциясе җитәкчесе карары нигезендә административ штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Бөгелмә районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча ачыкланган бозулар бетерелгән.
Халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибенә үткәрелгән документар тикшерү барышында хокук бозу очраклары ачыкланмады.