Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска чорлы планы нигезендә 2021 елда Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнарында 116 йортта 325 эш төре буенча гомуми суммасы 523 236 254,94 сумлык капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган. Субподряд буенча барлык килешүләр Бөгелмә районара торак инспекциясендә теркәлү узды.
Расланган графиклар буенча, сезонлы характердагы эшләр, ә атап әйткәндә: җылылык белән тәэмин итү системасын, түбәне, фасадны ремонтлау ягу сезоны башланганчы 2021 елның 15 сентябренә кадәр тәмамланырга тиеш, ә калган эш төрләрен тәмамлау вакыты – 2021 елның 1 октябренә кадәр.
2021 елның 13 августында уздырылган тикшерү вакытында Азнакай шәһәренең Хәсәнов урамы буенча 29 нчы йортта Бөгелмә районара торак инспекциясе фасадны ремонтлау буенча сезонлы эшләрне башкарганда графиктан калышу очрагын ачыклады, шулай ук биек урыннарда эшләгәндә «Нефтегазстрой» ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан куркынычсызлык техникасының бозылуын билгеләде. Әлеге хокук бозуны бетерү өчен Азнакай шәһәре Башкарма комитетына кисәтү бирелде.
2021 елның 8 сентябренә куркынычсызлык техникасы буенча хокук бозу бетерелгән, графиктан калышуны бетерү өчен подрядчы оешма әлеге объектта эшләүчеләр санын арттыру буенча эш алып бара.
Кисәтү чарасы Бөгелмә районара торак инспекциясе контролендә кала.