Чистай районара торак инспекциясе инспекторы тарафыннан «Промочистка» ҖЧҖ карата үткәрелгән планнан тыш күчмә тикшерү нәтиҗәсендә Нурлат шәһәренең Нурлат урамындагы 31 нче күпфатирлы торак йортны карау барышында СНиП 2.04.2-84, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган, әйтик: су белән тәэмин итү системасында су басымы билгеләнгән таләпләргә туры килми, ягъни кулланучыларны су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт белән тәэмин итүнең норматив дәрәҗәсе бозылган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Промочистка» ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.
Чистай районара торак инспекциясе җитәкчесе карары белән «Промочистка» ҖЧҖ гаепле дип табылды һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча 5 000 сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Җитешсезлекләрне бетерү өчен «Промочистка» ҖЧҖ адресына күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә булачак.